news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале белән Италиянең Дини кинофестивале арасында килешү имзаланды

2018 елда Казан халыкара мөселман кинофестивале Шарм-әл-Шәйх, Женева, Истанбул һәм Астанада уза торган кинофестивальләренең партнеры булды.

Казан кинофестивале белән Италиянең Дини кинофестивале арасында килешү имзаланды
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казан халыкара мөселман кинофестивале Италиядә үткәрелә торган «Кино, дин һәм җәмгыять. Дин – бүген» Халыкара фестивале белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешүгә кул кую тантанасы бүген XIV Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә - «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.

«Безнең фестивальгә төрле конфессияләр турында дини кино күрсәтелә торган мәйданчык буларак 1997 елда нигез салынды. Без кино күрсәтеп кенә калмыйбыз, режиссерлар белән түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар да үткәрәбез, төрле дин вәкилләре арасында диалог булдыруга ярдәм итәбез. Җәмгыятебез тагын да толерант һәм ачык булсын өчен бергәләп эшли алуыбызга мин бик тә шат», - дип искәртте Дини кинофестивале арт-директоры Андреа Морген.

Казан кинофестивале ягыннан килешүгә XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова кул куйды. Ул Казан кинофестивале һәм Дини кинофестиваленең рухи һәм эчтәлек ягыннан бер-берсенә охшаш булуын билгеләп үтте. Шунлыктан ике зур кинофорум берлеге дөнья базарында әхлакый киноны үстерергә ярдәм итәчәк.

Быел Казан кинофестивале күп кенә халыкара кинофестивальләренең партнеры булды – Казахстандагы «Евразия» Халыкара фестивале, Шарм-әл-Шәйхтагы Гарәп һәм Европа кинофестивале, Женева шәрык киносы фестивале һәм Истанбул документаль кинофестивале дирекцияләре белән килешүләр имзаланды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100