Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивале Бөекбритания, Һиндстан фестивальләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли
Казанда халыкара кинофестивальләр белән Казан мөселман киносы фестивале кысаларында сигез килешү төзергә планлаштыралар.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда XV халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Халыкара кинофестивальләр белән сигез килешү төзергә планлаштыралар. Шулай итеп, киләчәктә Казан мөселман киносы фестивален халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итә алачаклар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
«Казан фестивален халыкара аренада тәкъдим итү фестивальнең иң мөһим эше. Быел сигез килешү планлаштырыла. Шулардан Бангладеш, Непал, Бөекбритания, Һиндстан, Таҗикстан, Россиядә Дагыстан билгеле», — дип белдерде Миләүшә Айтуганова.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 25 апрельдә махсус эш мәйданчыгы булдырылачак, анда фестиваль директорлары үзләренең видеопрезентацияләрен тәкъдим итәчәк.
«Мөгаен, иң тәҗрибәле һәм озын гомерле фестивальләрнең берсе белән календарь утырышы кысаларында килешү имзаланачак, анда барлык Kazan Summit килешүләренә кул куелачак. Әлегә бу карар Kazan Summitны оештыручылар дәрәҗәсендә кабул ителә. Әгәр бу хәл була калса, алга бер адым булачак», — дип белдерде «Татаркино» директоры.
Мондый килешүләр кысаларында кинофестивальләр арасында фильмнар, материаллар һәм экспертлар алмашу бара. XV Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 24-30 апрельдә узачак. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм гаделлеккә чакыра торган Россия һәм дөнья кинематографы фильмнары сайлап алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз