news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале аутист балага җәмгыятьнең мөнәсәбәте турында Кытай фильмы тәкъдим итә

Казан халыкара мөселман кинофестивале традицион рәвештә 5-11 сентябрьдә үтә.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестиваленең матбугат хезмәте бүген журналистларга “Мир” кинотеатрында кытай режиссеры Чжан Вэйның “Язмыш” фильмын тәкъдим итте.

Кинокартина кинофестивальдә конкурстан тыш тәкъдим ителә. Фильмда аутист бала тәрбияләүче гаилә турында сүз бара. Яшь хатын аутизм диагнозы куелган улын җәмгыятьтән аермыйча тәрбияләү өчен булдыра алганча кытай җәмәгатьчелеге белән көрәш алып бара. “Язмыш” фильмында режиссер бер класс мисалында аутист балага карата җәмгыятьнең икегә бүленүен күрсәтә – ата-аналарның бер өлеше баланы якласа, икенчеләре принципиаль рәвештә үзенчәлекле баланың гадәти сыйныфта укуына каршы чыга. Фильмда балаларның түгел, нәкъ менә өлкәннәрнең мондый баланы кабул итмәгәнлеге күренә.

Тина үз мисалында мондый балаларны укыту-тәрбияләү мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтә ала. Фильм чишелеш тәкъдим итми, сораулар куя.

Кинофестивальнең программа директоры Альбина Нафигова бу социаль теманың үткән ел Малайзиядән килгән “Смирение” фильмында күтәрелеп, авторларның актив бүләкләнүен искә төшереп үтте.

Киләсе атнага оештыручылар журналистлар өчен конкурстан тыш күрсәтелә торган фильмнар сериясен дәвам итәчәк.

Тамашачы “Язмыш” фильмнын Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында карый алачак. Кинофестиваль традицион рәвештә 5-11 сентябрьдә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100