news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинематографиясенә багышланган китап

Казан кинематографиясенә багышланган китап

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Фән” нәшриятында тарих фәннәре кандидаты, кино белгече Елена Алексееваның “Развитие и становление кинематографа в Казани и Казанской губернии (1897 – 1917 гг.)” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

Әлеге хезмәт — Казан кинематографиясе тарихы — аның оештырылуы, үсеше, башкала мәдәниятендә тоткан урыны турында язылган беренче эш”, - дип бәяли әлеге басмага кереш сүзендә, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Рамил Хәйретдинов. Ул шулай ук Е.Алексеева тарафыннан җентекле тикшеренү алып барылганлыгына, китапның архив материалларга бай булуына да югары бәя биреп: “Чыганакларның комплекслы анализы, авторга инкыйлабка кадәрге Казан кинематографиясенең формалашуындагы, аның үсеш процессындагы шактый гына “ак таплар”ны тулылындырырга мөмкинлек биргән”, - дип яза.

Сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучылар шәхси кинотеатрлар хуҗалары, революциягә кадәрге чордагы кинозаллар турында да бай мәгълүмат таба ала. Китапта шулай ук “мәгърифәтчелек кинематограрфиясе” төшенчәсе турында да юллар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot