Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кикбоксчысы Прагада узган турнирда "бронза" медаль яулаган
Турнирга 16 илдән 246 спортчы җыелган.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Прагада К-1 бүлегендә кикбоксинг буенча Европаның иң абруйлы турнирларыннан берсе («Чехия Гран-прие») төгәлләнгән.
6-9 сентябрь көннәрендә Прагада узган ярышларга 16 илдән 246 спортчы җыелган.
Россия җыелмасы составында Татарстан спортчысы - «Хан» клубы вәкиле Илья Соколов та чыгыш ясаган. Ул ике алышта Польша һәм Украина вәкилләрен откан. Өстәвенә, икенчесендә аңа Украина җыелма командасының иң көчле спортчыларыннан берсе булган һәм әлеге турнирның узган елдагы этабы җиңүчесе Дмитро Беднин белән көрәшергә туры килгән.
Финал ярышында исә Илья Соколов Белоруссия вәкиле Макс Спандоренкодан бер баллга калышып, "бронза" медальгә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз