Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кибетеннән карак 5 мең сумнан артык суммада товар урларга маташкан
Товар арасында DVD-проигрывательдән алып азык-төлеккә кадәр бар
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Күптән түгел Казанның Яңа Савин районындагы сәүдә комплексларының берсендә милиция хезмәткәрләре каракны кулга төшергән. Егет кеше тышкы өс киемендә (курткасында) азык-төлек, көнкүреш товарлары кыстырып чыгып бара торган булган, дип хәбәр итә шәһәр эчке эшләр идарәсе.
Шул рәвешле, карак чәлдергән товар бәясе исә 5 мең сумны узып киткән. Әлеге зат милеккә бәйле җинаятьләре өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган, шуңамы, үзенең бу гамәлен ул “хобби” дип атаган. Хәзер шушы кыланмышы өчен аңа закон алдында янә җавап тотасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз