news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кибетендә корал кулланып ир-атны тоткарлау видеосы турында полиция аңлатма бирде

Полиция хезмәткәренең пистолет күрсәтеп, ир-атны кибеттән чыгаруы турында видеоязма социаль челтәрләрдә таралды.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Казан кибетендә полиция хезмәткәренең, пистолет күрсәтеп, бер ир-атны кибеттән чыгаруы сурәтләнгән видео турында полиция аңлатма бирде. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция хезмәткәренең бер ир-атны кибеттән чыгаруы турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты. Ир-ат закон вәкиле артыннан барудан баш тарта. Шул вакытта полицейский пистолетын чыгара һәм корал ярдәмендә ир-атны кибеттән чыгарырга тырыша.

Бу факт буенча Казан полициясендә тикшерү башланган. 5 сентябрьдә полициягә 29 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул тормыш иптәшенә билгесез затлар һөҗүм итүен хәбәр иткән. Алар ир-атны кыйнаган һәм кәрәзле телефон белән алтын чылбырын алганнар.

Полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче 28 яшьлек ир-атның урланган телефон куллануын ачыклаган. Хокук сакчылары мондый телефонны сатучыны да тапкан. Ул шулай ук Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Полиция хезмәткәрләре урланган телефон сатучы эшли торган сәүдә челтәрләренең берсенә барган. Үзен агрессив тоткан ир-ат полиция бүлегенә бару таләбенә буйсынырга теләмәгән. Шул вакытта полицейский, конфликттан качу максатыннан, ир-атны кибеттән чыгару өчен пневматик пистолет кулланган.

Шикләнелгән ир-атны полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аннан сорау алганнар һәм өенә җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100