news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кибетендә бер сатып алучы чалбарына яшереп кыйммәтле балык урлаган

Хокук бозучыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казан супермаркетында бер сатып алучы, чалбарына яшереп, кыйммәтле балык урлаган. Бу хакта «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Куркыныч хәбәре Җиңү проспектында урнашкан кибеттән кич белән килгән. Кибет хезмәткәре исерек хәлдәге һәм үзен әдәпсез тоткан сатып алучының каравылчыга сугарга теләве, башка хезмәткәрләргә бәйләнүе хакында сөйләгән.

Соңрак ачыкланганча, бу кеше кыйммәтле балыкны киеменә яшергән. Моны видеокамералар төшереп алган. Шуннан соң алар дусты белән кибеттән чыгып киткән.

Каравылчы һәм сатучы полицейскийларны көткән арада, егетләр кире әйләнеп килеп, кибеткә кермәкче булган. Сак предприятиесе хезмәткәре аларны кул богавы һәм газ баллоны ярдәмендә тоткарлаган.

Тоткарланган егетләрнең берсе балыкны ялгышлык белән алуын әйткән. Хокук бозучыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100