Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кешесе Россиядә иң күп китап укучылар арасында өченче урынны алган
Россиянең иң күп укый торган шәһәрләре рейтингын төзелгән.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Электрон һәм аудиокитапларны барыннан да бигрәк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодарда укыйлар һәм тыңлыйлар. Иң актив китап укучы Ангарскида яши, ул бер елда ике меңнән артык китап укыган һәм тыңланган. Икенче урында — Мәскәү кешесе, өченчедә — Казан. Әлеге мәгълүмат MyBook китап сервисы аналитикасында урын алган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
9 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китап яратучылар көне алдыннан сервис соңгы ел мәгълүматын анализлаган һәм Россиянең иң күп китап укый торган шәһәрләре рейтингын төзегән. Барлыгы 800 мең кулланучы колачланган.
«Укылган электрон һәм аудиокитап саны буенча башкала алда бара. Мәскәүдә, Санкт-Петербургка караганда, ике тапкырга күбрәк китап укылган һәм тыңланган. Лидерлар өчлеген Краснодар йомгаклый, дүртенче урында Новосибирск урнашкан, ә бишенче урында — Екатеринбург», диелгән хәбәрдә.
«Сервис версиясе буенча иң күп китап укучы Ангарскида яши. Соңгы елда бу кулланучы 2300дән артык китап укыган һәм тыңлаган. Мәскәүле аннан бераз калыша, аның исәбендә 2 057 әсәр. Өченче урынны 1487 китап укыган Казан кешесе алды», — дип сөйләделәр сервиста.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз