news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесе лотереяга 155 миллион сум откан

Отышның ике миллионын җиңүче хәйрия чараларына тотачак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Казан риелторы лотерея уенында 155 миллион сум откан. Бу хакта ТАСС яза.

"Казанда яшәүче 25 яшьлек риелтор Андрей отышны алырга ике атнадан соң гына килде. Аның отышы 155 млн 47 мең 238 сум тәшкил итте", - дип хәбәр итә Россия территориясендә дәүләт лотереяләрен таратучы иң зур матбугат хезмәте.

Отышның ике миллионын җиңүче хәйрия чараларына тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot