news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесе Әлмәттә яшәүче уналты кешедән алдап акча алган

Китерелгән зыян 1,5 млн сумнан артып киткән.

(Әлмәт, 7 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 31 яшьлек казанлыга хөкем карары чыгарылды. Ул Әлмәттә яшәүче 16 кешедән мебель өчен акча алган, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2017-2018 елларда хөкем ителүче зыян күрүчеләр белән җиһаз әзерләү буенча килешүләр төзегән. Шәхси үлчәүләрне алганнан соң, заказ бирүчеләр аңа акча күчергән. Әмма түләнгән товарлар аларга барып җитми. Әлмәттә шундый 16 заказ бирүче әлеге ханымның корбаны булган.

Китерелгән зыян 1,5 млн сумнан артып киткән. Аеруча зур күләмдә караклык кылган өчен, казанлы ике ел гомерен гомуми режимлы колониядә уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot