news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесе коммуналь хезмәтләргә һәм йорт ихтыяҗларына елына 112 мең сумлап акча тота

Моннан бер ел элек чыгымнар өчтән бер өлешкә кимрәк – 83 мең сум тәшкил иткән булган.

Казан кешесе коммуналь хезмәтләргә һәм йорт ихтыяҗларына елына 112 мең сумлап акча тота
Султан Исхаков

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда яшәүче бер кеше елына торак-коммуналь хезмәтләренә һәм йорт ихтыяҗларына уртача 112 мең сум акчасын сарыф итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яндекс.Деньги матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Моннан бер ел элек ул өчтән бер өлешкә кимрәк – 83 мең сум тәшкил итә иде. Тикшеренүдә казанлыларның коммуналь хезмәтләр, йортны саклау, телевидение, телефон, интернет, шулай ук йорт һәм ремонт өчен кирәк-яраклар алырга сарыф иткән акчасы исәпкә алынды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казанда яшәүчеләр, йорт һәм ремонт өчен товарлар сатып алганда, интернетка ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Бер ел эчендә казанлылар йорт өчен товарларны интернет аша - 4,4, ремонт өчен кирәк-яракларны 11 мәртәбә күбрәк сатып алган. Әлеге категорияләрдә чекның уртача бәясе 3280 һәм 5590 сум тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100