news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесе Дөнья чемпионаты символы ясалган йөз сумлыкларны сатып акча эшләргә җыена

Мундиальгә чыгарылган коллекция банкнотларының төргәге 180 меңгә сатыла.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Казан кешесе 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатына чыгарылган истәлекле йөз сумлыкларны сатып, 180 мең сум акча тупларга уйлаган. Сату турындагы игълан кичә “Юла” сайтында чыкты.

“FIFA 2018 RUSSIA АА серияле 100 сумлык 1000 данә банкнот”, - диелгән белдерүдә. Сатучы Казанда булуы күренә.

Мундиальгә чыгарылган коллекция банкнотлары төргәген 180 меңгә сатып алырга була. Шулай итеп, бер “йөз сум”ның бәясе 180 сум тора.

Россия Банкы 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатына истәлекле банкнотны узган ел май аенда чыгарды. Акчаның бер ягына бөек футболчыларның җиңүләрен кабатларга теләгән, кулына туп тоткан малай сурәтләнгән. Икенче ягындагы тупка Россия картасы ясалган. Шунда ук Казан һәм дөнья чемпионатында катнашкан шәһәр исемнәре бар.

  • 100 сумлык банкнотлар 20 млн чамасы тираж белән чыгарылган. Аның саны Олимпиада, Кырым һәм Севастопольгә багышлап чыгарылган истәлекле акча күләме тәҗрибәсеннән чыгып билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100