news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесе чит ил машинасында биш яшьлек кыз баланы бәрдерә

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз баланың башына зыян килә һәм аяклары сына.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казан кешесе чит ил машинасында 5 яшьлек кызны бәрдерә. Бала җитди имгәнә. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Шевроле» машинасының 43 яшьлек шоферы Побежимов урамындагы 46нчы йорт ишегалдында барганда, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм йөгереп чыккан 5 яшьлек кызны бәрдергән.

Авария вакытында бала әти-әнисе белән булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз баланың башы җәрәхәтләнә һәм аяклары сына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100