news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесе өч чит ил гражданын зур суммага алдаган

Чит ил кешеләренә китерелгән зыянның күләме 400 мең сумнан артып киткән.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан кешесе, Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, өч чит ил гражданын алдаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 25 яшьлек Казан кешесе өч чит ил гражданына Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә иткән. Үз хезмәте өчен ул 420 мең сум күләмендә акча алган. Шуның кадәр акчаны кесәсенә салып куйса да, аның чит ил гражданнарына ярдәм итү турында уенда да булмаган.

Тиздән алдаучының эзенә төшкәннәр. Аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot