news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесе, банк картасының яшерен мәгълүматларын әйтеп, 100 мең акчасын урлаткан

Шалтыраткан явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 49 яшьлек Казан кешесе кичә “Заречье” терәк пунктында мошенниклар аркасында зур күләмдә акчасыннан мәхрүм калуын хәбәр иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда яшәүче кеше таныш булмаган берәүнең аңа “Сезнең банк картагызны куллану туктатылган (блокировкаланган)” дигән смс-хәбәр җибәрүе турында сөйләгән. Үзен банк хезмәткәре дип таныткан ир-ат картаны кабат куллануга куям, дип, күпме акчасы барлыгын белгән. Зыян күрүче аңа пароль һәм картаның яшерен кодын биргән.

Шул рәвешле, Казан кешесенең хисабыннан 106 мең сум акча алынган. Әлеге факт буенча полицейскийлар оператив-эзләү чаралары үткәрәләр. Шалтыраткан явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100