Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Ачыкланганча, ир-ат шул рәвешле автомобиль пыяласын озак алыштырган автосервис хезмәткәрләренә үч иткән.
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Полицейскийлар “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дип ялган хәбәр тараткан 27 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татар-информ”да кичә, 16 гыйварда, сәгать 11дә билгесез кешенең “Сувар Плаза” сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы турында хәбәр итүен җиткерелгән иде.
Сәүдә үзәгенә барлык ашыгыч хезмәт экипажлары җибәрелгән, бина әйләндереп алынган, аны кинологлар тикшергән.
Комплекстан кибетләргә килүчеләр һәм 129 оешма хезмәткәрләре - 600ләп кеше чыгарылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе оператив хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә телефон аша мина куелу турында хәбәр иткән кешене тоткарлаган.
Ачыкланганча, “Сувар Плаза” сәүдә үзәгенең беренче катында урнашкан автосервиста ир-ат автомобиленең пыяласын алыштырган. Аның аңлатуынча, автосервиста эшне озак башкарганнар һәм ул шушы юл белән аларга үч итәргә уйлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз