news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешеләре никахны шәһәр паркларында терки ала

Казан башкарма комитеты вакытлыча ябылган “Казан” гаилә үзәге урынына паркларны тәкъдим итә.

Казан кешеләре никахны шәһәр паркларында терки ала
Рамиль Гали

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Казанның яшь парлары Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында һәм Горки-Әмәт урманында никах теркәү тантанасын үткәрә ала, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Горки-Әмәт урманында никахлашу тантанасы өчен урман массивы һәм контейнер үзәге янында “яшел пляж” зонасы тәкъдим ителә.

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм тантанасы өчен урын “Мәхәббәт” арт-объекты территориясендә яки газонлы үзәк мәйдан, урман массивы булырга мөмкин.

Яшьләр парк территориясендә никахларын теркәргә теләүләре турында Казанның ЗАГС Идарәсенә гариза бирергә тиеш. Аннары Казан башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе паркларда теркәү урыны турында килешәчәк.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, “Казан” гаилә үзәгендә никахларны теркәү тантаналары булмау сәбәпле, казанлыларга “Казан ярминкәсе”ндә “Казан” һәм “Зөя” күргәзмә залларын тәкъдим ителә. Шулай ук Казан ратушасы, “Казан” милли мәдәни үзәге, Татарстан Мили музееның кышкы бакча территориясе һәм “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә яшьләр никахларын рәсмиләштерә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100