news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир-атны инвалид кызны көчләгән өчен хөкем итәчәкләр

Татарстан башкаласының Мәскәү районы суды Казан кешесенә карата кузгатылган эшне карарга кереште, ул инвалид кызны көчләүдә гаепләнә. Судның матбугат хезмәтендә бу мәгълүматны расладылар.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр бу ир-ат үз машинасында берничә мәртәбә кызны коррекция мәктәбеннән алган, аны көчләгән һәм өенә илтеп куйган.

Җинаять эше берничә эпизодны үз эченә ала. Әгәр ир-атның гаебе расланса, аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100