news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесе игълан буенча сок чыгарткыч сатып алган вакытта акчасыннан колак каккан

Казанда бер ир-ат сок чыгарткыч сатып алырга теләгән, нәтиҗәдә мошенникларга 115 мең сум акча күчергән.

«Гвардия» полиция бүлегенә Казанда яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбанына әверелүе хакында сөйләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хокук сакчылары ачыклаганча, игъланнар сайтында ир-атның сок чыгара торган җиһазга күзе төшкән. Нечкәлекләрне белгәннән соң, ул сатучы җибәргән сылтама буенча кергән һәм карта реквизитларын язган. Шуннан соң аның картасыннан 115 мең сум акча алганнар.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча банк счетыннан акча урлау турында җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны җентекләп тикшерергә киңәш итә. Аларга үзегезнең банк карталары, счетлары турындагы мәгълүмат бирмәскә һәм акчаны таныш булмаган счетларга күчермәскә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100