news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гаражда монтаж күбеге белән эшләгәндә чыккан янгында бер ир-ат пешкән

Кичә кич Казанның Тынычлык бистәсендә гаражда монтаж күбеге белән эшләгәндә янгын чыккан һәм бер ир-ат пешкән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат шәхси гараж подвалында монтаж күбеге салынган баллон белән эшләгән.

Бер мизгелдә шартлау тавышы яңгыраган һәм подвалда янгын чыккан. Урынга тиз арада килеп җиткән коткаручылар 1 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Тәне пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, дип белдерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot