news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесе, автомобиль сатып алырга теләп, мошенникларга 1,3 млн сум акча биргән

Казанда яшәүче 35 яшьлек кеше мошенникларга 1,3 млн сум акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, ир-ат популяр онлайн-мәйданчыкта «Хендай» автомобилен сату турындагы белдерүне күргән. Сатучы машинаның фотосын һәм характеристикаларын җибәргән һәм мессенджерда клиент белән аралашуын дәвам иткән. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, Казан кешесе җинаятьчегә 1,3 млн сумны ике транш белән күчергән. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында эш кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot