news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автомобиль һәм велосипедның тузган тәгәрмәчләрен эшкәртүгә тапшырырга була

2 апрельдә Татарстан башкаласында автомобильнең һәм велосипедның тузган шиннарын җыю буенча экологик акция узачак. Җыелган икенчел чималны эшкәртәләр һәм аннан резин плитә ясыйлар. Аерым алганда, ул балалар мәйданчыкларына җәю өчен кулланыла.

Тузган шиннарны Теләче районындагы заводка илтәчәкләр, анда аларны өч өлешкә бүләләр — шин валчыгы, текстиль һәм металл корд. Шуннан соң шин валчыгына клей өстиләр һәм резин плитәлар ясыйлар. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.

Шиннар 10:00-12:00 сәгатьләрдә Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәкләренең берсенең ачык парковкасында кабул ителә, диелә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «ЭкоЛогично» төркемендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100