news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан казылыклары мәскәүлеләргә ошаган

Казан казылыклары мәскәүлеләргә ошаган

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). "Казан ит комбинаты" ААҖ "Ашан" (Франция) сәүдә челтәренең Мәскәү кибетләренә казылык җибәрергә кереште. Шулай итеп, "Россиянең иң яхшы 100 тауары" конкурсы лауреаты беренче тапкыр башкала базарына чыкты.

Казан ит комбинаты продукциясен Мәскәүгә озату буенча еллык контракт Франция ягы инициативасы буенча төзелгән. Предприятиедә хәбәр итүләренчә, һәр атна саен башкалага 18 төрле 4 тонна казылык эшләнмәләре китерелә. Мәскәүлеләр бигрәк тә "Яшьлек", "Казан утлары", "Европейская" пешерелгән казылыклары, ярымысланган - "Ханская", "Пикантная", "Камская", шулай ук затлы ризыклар - "Энҗе" теле һәм "Аргамак" казылыклары яратып ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100