news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан казые Рамазан аенда кичерелми торган гөнаһларны атады

Булат хәзрәт әйтүенчә, башка әйберләрне Аллаһы Тәгаләгә тиң кылудан һәм Аллаһка ышанмаудан сакланырга кирәк.

Казан казые Рамазан аенда кичерелми торган гөнаһларны атады
Солтан Исхаков

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Рамазан аенда кичерелми торган гөнаһларны санап күрсәтте.

«Аллаһы Тәгаләнең әйткән бер зур гөнаһы бар. Ул аны Коръәни Кәримдә берничә аятьтә искә ала һәм „Һичшиксез, гафу итмәячәкмен“, — ди. Бу гөнаһ — башка нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләгә тиң кылу, яки Аллаһка ышанмау. Бу гөнаһ гафу ителми. Ягъни кеше бу дөньядан киткән вакытта соңгы мизгелләрендә мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләгә ышанып китәргә тиеш», — диде ул.

Кешеләр белән бәйле бурычларга килгәндә, бу очракта бурычы булган кешене башкалар кичерергә тиеш.

«Әгәр дә башка кешеләр бурычлы кешене гафу итсә, аны Аллаһы Тәгалә дә кичерә. Башка кешеләр кичермәсә, аның хисабы ахирәткә, Кыямәт көненә күчә. Кыямәт көнендә шул коллар аны гафу итеп, зур дәрәҗәгә ирешә, яки аның савапларын алып, бурычлы кешене изге гамәлсез калдырыра ала», — диде Булат хәзрәт.

Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Аллаһы Тәгаләгә тиң кылуга мисаллар китерде.

«Кайчакта үзен мөселман санаган кеше дә телевизор каршына утырып, йолдызнамәләр карый. Кайберәүләр: „Алдан узган кара мәче минем тормышыма йогынты ясый“, — дип курка, ышана. Болар барысы да Аллаһка тиңдәш була. Бернинди кара мәче, буш чиләк, йолдызнамәләр дә безгә тәэсир итми. Безнең тормышыбызга Аллаһ кына йогынты ясый», — диде ул.

«Ләкин шуны да онытмаска кирәк. Гөнаһ кылсак та, Аллаһ Раббыбыз рәхмәтеннән өметне өзәргә ярамый. Кеше ихлас күңел белән тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә, Иншә Аллаһ, аны гафу итә», — дип сөйләде Илфар хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100