news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Казахстанның Шымкент шәһәренә 120 төп чыршы бүләк итте

Шәһәрне яшелләндерү нияте турында аким Жансеит Туймебаевның Казан дуслары телевизион тапшырудан ишетеп белгән.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”).Татарстан башкаласы Казахстанның Шымкент шәһәренә 120 төп зәңгәр чыршы бүләк итте. 4-5 метр биеклектәге чыршылар өлкә акиматы, “Төркестан” Тантаналар сарае, Ж.Шанин исемендәге Өлкә академия драма театры янында утыртылган, дип хәбәр итә "Казинформ" агентлыгы.

Кайчандыр Шымкентны агачлар күп үскәнгә, яшел шәһәр дип атап йөрткәннәр. Шәһәрне яшелләндерү нияте турында аким Жансеит Туймебаевның Казан дуслары телевизион тапшырудан ишетеп белгән, һәм бу эшкә үз өлешләрен кертергә ниятләгән.

Быел шәһәрдә 32 мең төп агач утыртылган, ел азагына кадәр тагын 72 мең төп утыртырга ниятлиләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100