news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан каймасына" Апаста куелырга тиешле һәйкәлне Кайбыч районы үз җирендә куярга тели

Апас районы һәйкәл үз районында куелыр дип өметләнә.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан каймасын төзүдә катнашучылар истәлегенә Татарстанда куелырга планлаштырылган һәйкәлнең өченчесе Кайбыч районы җирендә куелырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитетында “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә “Татар-информ” хәбәрчесенә Кайбыч районының Бәрле башы гомумбелем бирү мәктәбе директоры Сергей Лазарев әйтте.

“Кичә генә Казан каймасы линиясендә куеласы өченче һәйкәлнең Кайбыч районында куеласы билгеле булды”, – диде ул.

Мәгълүмат өчен: Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән, Спас һәм Апас районы биләмәләрендә Казан каймасын төзүчеләр истәлегенә һәйкәлләр куелырга тиеш иде. Истәлек билгеләренең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Һәйкәлләрнең икесе 2014 елда Яшел Үзән районының Түбән Карамалы авылында һәм Спас районының Болгар шәһәре биләмәләрендә куелып, тантаналы төстә ачылды.

Апас районында куеласы һәйкәл әзерләнгән, әмма әлегәчә куелмаган.

Шушы истәлек билгесе Кайбыч районы җирендә куелырга мөмкин, һәйкәл ачу тантанасын район хакимияте үз хисабына уздырырга вәгъдә итә. “Безнең район җирләрендә Казан каймасыннан сакланып калган урыннарны әле дә күреп була. Халкыбызның героизмы онытылмасын, без яшь буынны патриотизм рухында тәрбиялибез. Балалар кызыксына, вакыйга урыннарына алып чыгу аеруча тәэсир итә”, – дип сөйләде мәктәп директоры Сергей Лазарев.

Апас районы халкы һәйкәлне үз районнары җирендә куелуына өметләнә. “Һәйкәл куелу тулысынча республика бюджетыннан булырга тиеш иде. Бездә ул эшләнмичә калды. Аның Чүрибураш белән Турай авылы тирәсендә урыны да билгеләнгән. Казан ягыннан да, Ульян ягыннан да күренә торган урын сайлап куйган идек. Ул урында хәзер кыр – трассадан үткәндә яхшы күренә”, – ди Апас төбәкне өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов.

Ул районда Казан каймасы төзелешеннән калган урыннарның күп булмавын, 1972 елларда окопларның, траншеяләрнең, блиндажларның культивацияләнүен әйтте.

“Кеше кереп җитә алмаган урыннарда, бик аз сакланып калган. Калганнары басулар инде”, – диде Рәмис Госманович. Ул балаларның бу тематика белән кызыксынуын, бу кызыксынуның музей хезмәткәрләренең теманы ачып бирә белүләре белән бәйләде. Музей фондында сугыш елларында районда икенче секретарь булып эшләгән Мифтаховның материаллары саклануын горурлык белән әйтте. “Без шул материалларга таянабыз. Беренче көнне нәрсәләр эшләгәннәр, икенче көнне нинди авырлыклар булган – ул барысын да язып калдырган”.

Ирада Әюпова өченче обелискның кайда куелу мәсьәләсе хәл ителәчәген белдерде: "Ике һәйкәл инде куелган, өченчесе дә булачак. Ә бит обелиск түгел, вакыйга булган урыннарда истәлек тактасы урнаштырылса да, шул елларда үзләрен аямыйча эшләгән кешеләрнең истәлеген зурлау булыр иде”, – диде ул.

Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитетында “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган Кама Тамагы ветераннар советы рәисе, журналист Виталий Юманов та районда Казан каймасы буенча истәлек тактасы ачу кирәклеге турында сүз алып барылуын әйтте: "Хәзер Сугыш балалары, тыл хезмәтчәннәре һәм Казан каймасын төзүчеләр истәлеге бер комплекс булып эшләнәчәк", – диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100