Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Казан каймасы” Казанга сугышчан дан шәһәре исемен китерергә лаек – Милли архив хезмәткәре
Быел “Казан каймасы” төзелешенә 75 ел тула. Эшләүчеләрнең 70-75% хатын-кыз була.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанны һәм якын-тирә территорияләрне немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан төзелгән “Казан каймасы”на 75 ел. Бөек Ватан сугышы башланып, 3 ай ярымнан соң, 1941 нче елның 13 нче октябрендә төзелә башлаган бу саклану корылмасы республикабыз тарихында иң үзенчәлекле, героик, фаҗигале битләрнең берсе. Татарстан Милли архивының Мәгълүмати хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Людмила Кузнецова “Татар-информ” агентлыгына әңгәмәсендә шулай дип билгеләп узды.
1941 елның сентябрендә немец гаскәрләре Мәскәү янына кадәр килеп җитә. Татарстанда кичләрен ут кабызу тыела, бомбадан качу урыннары оештырыла. Идел аша салынган Свияжск күперен нык саклыйлар.
Октябрьдә Казанда Саклану комитеты төзелә. Идел буенда дошманнан саклану чаралары күрелә башлый. Шул исәптән, танкларга каршы тору өчен Казанны чокырлар ярымбоҗрасы белән әйләндереп алу һәм окоплар казу бурычы куела. Саклану Комитеты карары нигезендә, Казанны чокырлар белән әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер «нокта»га туплау башлана. Бу план «Казан каймасы» дип тарихка кереп калган. Халык телендә бу «окоп казу фаҗигаләре», «окоп казу сере», «окоп еллары» дип йөртелә.
"Октябрь башында таралган коткы Казанда сак чиген төзүгә этәргән"
“Бөек Ватан сугышы елларында безнең республика, Казан тыл базасы булган. Июль башында безнең республикага 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгән. Бу бик зур сан – 220 меңнән артык кеше, предприятиеләре белән бергә, 1942 нче елның язына безгә китерелгән һәм оборона юнәлешендә эшләгән”, - дип белдерде Людмила Кузнецова.
Аның сүзләренә караганда, сак чиген булдыру турында беренче фәрман 1941 нче елның 23 октябрендә чыкса да, Казанны көнбатыш яктан ярымбоҗра рәвешендә уратып алган гигант корылма 1941 нче елның 13 октябрендә үк төзелә башлаган булган. “Аның озынлыгы 331 км тәшкил итә. Ул танкларга каршы киртә куючы тоташ бер линия булган дияргә була. Төп бурыч Казанга танкларны кертмәү булган. Ә андый куркыныч чыннан да янаган. Октябрь башында вазгыять катлаулы булган. Төрле сүз, коткы таралган”, - дип сөйләде Людмила Олеговна. Моңа дәлил булган документларның берсе сакланып калган. “Идел буе округы хәрби прокурорының Советлар Союзы маршалы Тимошенко дошман ягына чыккан дигән имеш-мимешләр йөри дигән хәбәре таралган. Татарстан өлкә комитетына бу коткы-вәсвәсәне туктату өчен чаралар күрергә кушылган”, - ди Людмила Кузнецова.
Ул октябрь уртасында Мәскәүгә көн саен 75ләп самолет һөҗүм иткәнен, Мәскәүдән дәүләт учреждениеләренең бер өлешен эвакуацияләү турында карар кылынганын билгеләп узды. Шул рәвешле, Идел буе төбәгендә дә саклау корылмалары төзергә уйлаганнар. Людмила Кузнецова әйтүенчә, Казанда Кызыл Армияне тәэмин итә торган Казан дары заводын саклау бурычы торган.Сүз уңаеннан, ул Татарстанның сугыш елларында хәрби самолетлар, төрле хәрби кирәк-яраклар эшләвен шәрехләде.
"Мәктәп укучыларын дәресләрдән өсләрендәге киемнәре белән алып чыгып киткәннәр"
“Кайманы бөтен республика төзегән дияргә була, аеруча колхозчылар бик яхшы эшләгән. Сак чиге төзелеше белән бәйле рәвештә, Татарстан өлкә комитетында даими киңәшмәләр үткәрелгән”, - диде Людмила Кузнецова. Аның әйтүенчә, төзелеш башында казанлыларның ризасызлык күрсәткән шикаятьләре күп булган. Танкка каршы чокырлар, окоплар казырга җибәрелгән кешеләрнең кирәкле кораллары да булмаган. Сакланып калган документлар, хәрби кыр төзелешләреннән язышулар шул хакта сөйли. Аларда, шулай ук, авыл халкының барлык нормаларны арттырып үтәгәне әйтелә.
“Хәвефләнү, шау-шу шулкадәр зур булган ки, кешеләрне, мәктәп укучыларын хәтта дәресләрдән өсләрендәге киемнәре белән алып чыгып киткәннәр. Күз алдыгызга китерегез: ул елны кыш бик иртә килә, коточкыч салкын була. Кешеләрнең җылы киемнәре дә булмаган. Ваемсыз завод директорлары кешеләрне эш коралларсыз окоп казырга юллаган. Эшчеләр авыл йортларында утырып, көрәк, кадак суыргыч һәм башка кораллар көтеп утырган. Урамда минус 40 градус салкын. Кешеләр көрәк бүлешеп, чиратлашып туң җирне ватарга тырышкан, чөнки туң 1,5 метрга кадәр төшкән була”, - дип бәян итте Людмила Кузнецова.
"Төзелешкә җибәрелгәннәр арасында 80 яшьлек карт-карчыклар да булган"
Казан каймасы” Иделнең уң як өлешенә, нигездә, Апас, Кайбыч районнарына туры килсә дә, төзелештә Татарстан районнарының яртысыннан диярлек авыл халкы катнашкан, хәтта Әгерҗедән дә китергәннәр. “Беренче этапта һәммә кешегә авыр булган, ул, нигездә, кул хезмәтеннән торган”, - диде Людмила Кузнецова.
1941 нче елның 15 декабрендә төзелештә иң күп кеше – 107 мең эшче теркәлгән.Казаннан гына да 80 меңнән артык кеше мобилизацияләнгән. “Кызыл армиячеләрдән өч кечкенә балалы хатыннары җибәрелүенә зарланып язылган мөрәҗәгатьләр дә сакланган. Гомумән, кадрлар составына мөнәсәбәт җитди булмаган. Бу хакта киңәшмәләрдә дә әйтелгән. Аямыйча бөтен кешене рәттән алганар, 80 яшьлек картларны, карчыкларны да мәҗбүр иткәннәр”, - диде Людмила Олеговна.
Әңгәмәдәш сүзләренчә, кәефләр шулкадәр төшенке булган – төзелешкә студент, укучыларны, колхозчыларны гына түгел, оборона сәнәгате хезмәткәрләрен дә җыйганнар. Моны дәлилләүче документлар да сакланып калган. “Оборона заказлары үтәгән Вахитов комбинатыннан 250 дән артык кеше мобилизацияләнгән. Аларның өлкә комитет партиясенә “безне кайтарырга кирәк, без стратегик бурычлар хәл итәбез” дигән бер мөрәҗәгате дә игътибарга алынмаган, чөнки төп бурыч дошманны Казанга кертмәү булган”, - диде Людмила Олеговна. Аның әйтүенчә, Казанга 1944 нче елның 14 ноябрендә һөҗүм булганы билгеле. Казан дары заводында эшләүчеләр, шул тирәдәгеләр һәм Казан университетында укучылар шәһәр бирелгән дип уйлаган.
"Казан Сугышчан дан шәһәре исеменә лаек"
“Хәрби кыр төзелешләрендә элемтә начар булган, әмма әкренләп ул җайга салынган, газеталар чыгарыла башлаган. Әзерлексез кешеләрнең бер урында туплануы, сәламәтлек торышын күзәтеп тору өчен, тиешле медицина персоналын җыюны да таләп иткән. Аларны продуктлар, азык белән тәэмин итү кирәк булган”, - дип белдерде Людмила Кузнецова.
Баштагы авырлыкларга карамастан, акрынлап җайга салына башлаган: җигүле транспорт, шартлату чаралары барлыкка килгән.
“Казан һәм республика тыл төбәкләре булып саналуга карамастан, “Казан каймасы” төзелеше өчен булса да, Казан Сугышчан дан шәһәре исеменә лаек”, - дип ассызыклады Людмила Олеговна. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Тәтеш районы мәктәпләрендә “кайма” сакланган урыннарда төбәкне өйрәнү эшләре алып барыла, бу урыннарда экскурсияләр үткәрелә, каһарманлык дәресләре уздырыла.
Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, казан шәһәренең югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Татарстан тарихында моңарчы тиңе булмаган эш башлана. Окоп казучылар 400-500 кеше бер колоннага берләшә. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.
Окоп казыла торган Олы Тархан, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан халык аеруча күп китерелә. Буа һәм Апастан - 10ар мең, Кайбычтан - 9300, Балтачтан - 3 мең, Чепья, Столбище, Биектау районнарыннан - 2шәр мең, Югары Осланнан- 3800, Норлат (Яшел Үзән районы), Теләче, Азнакай районнарыннан меңләгән кеше катнаша. Эшләүчеләргә көнгә 600 г икмәк, аш пешерерлек бераз он, ярма бирелә. Окопчыларның күбесе рус авылларында сәндерәдә, идәндә, татар авылларында сәке, идәндә йоклый. Урын-җир сыйфатында окопчылар үзләре кигән киемнәрне файдаланыла.
Окопчылар иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымдагы тау буена окоп казырга китәләр. Ерак авыллардан 15-20 км араны ат җигеп киләләр, соңыннан шул атлар белән казылган җирнең туфрагын читкә ташыйлар. Эшләүчеләрнең 70-75% хатын-кыз була.
Фашистлар Мәскәү тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз