news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан карьера үсеше өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип танылды

Казан карьера үсеше өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип танылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан Санкт-Петербург белән Россия шәһәрләре рейтингында икенче урынны бүлеште, халык аларны карьера төзү һәм керем арттыру өчен иң кулай шәһәрләр дип саный. Бу хакта SuperJob тикшеренүләре нәтиҗәләре дәлилли, аңа РИА Новости сылтама ясый.

Сораштыру буенча, Казан һәм Санкт-Петербург 49 процент тавыш җыйган. Рейтингның лидеры Мәскәү булды: башкаланы һөнәри үсеш өчен иң яхшы урын дип шәһәрнең 66 процент икътисади актив халкы атады.

Бишлеккә шулай ук 45 процент тавыш җыйган Төмән һәм 44 процент нәтиҗә белән Екатеринбург кергән. Алга таба Краснодар (39%), Владивосток (38%) һәм Яр Чаллы (36%) урнашкан.

Респондентлар карьера үсеше өчен иң уңайсыз шәһәр дип Ульяновскны саныйлар. Анда хезмәт буенча алга китү һәм үз шәһәрендә хезмәт хакын арттыру перспективаларын сораштырылучыларның 14 проценты гына билгеләп үтә. Волгоградта һәм Липецкта бу күрсәткеч 17 процент тәшкил иткән, Тольяттида – 19 процент, Оренбургта – 20 процент.

Сораштыруда катнашучылар арасында Мәскәүне карьера үсеше өчен иң яхшы шәһәр дип санаучылар өлеше 68 процент тәшкил иткән.

Тикшеренүдә 20,5 мең кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot