news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан каратэ буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк

Каратэ буенча бөтенроссия ярышлары 7-9 апрельдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда узачак.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Ярышларда илнең 30 төбәгеннән 1 меңнән артык спортчы катнашыр дип ниятләнә, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Ярышларда катнашуы турында Төмән, Чиләбе, Омск, Томск, Мурманск, Пенза, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Курган, Волгоград, Мәскәү өлкәләреннән; Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, ХМАО-Югра республикаларыннан, Казахстан һәм башка төбәкләрдән белдергәннәр.

8 апрельдә ачылыш вакытында иптәшләрчә очрашу оештырыла – Россия җыелмасы Татарстан җыелмасына каршы уйнаячак. 

Ярышларны Татарстан каратэ федерациясе Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан буенча Россия хәрби сәнгате берлеге филиалы ярдәмендә оештыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100