Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан каласыннан чыкканда кышкы чорда тизлекне чикләү билгесе куела
Чикләүләр катлаулы метеорологик чор белән бәйле
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 1 декабреннән Казаннан чыкканда кышкы чорда тизлекне чикләү билгесе куела, дип хәбәр итә бүген шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтенең пропаганда бүлеге.
Тизлекне чикләү билгесе Казаннан чыкканда Казан-Оренбург автомобиль юлының 10 нан 20 км на кадәрге участокка куелачак. Бу участокта юл хәрәкәтен контрольдә тотуны катгыйлату өчен күчмә фоторадар комплексы куелачак.
Чикләүләр катлаулы метеорологик чор белән бәйле, бу вакытта Казан-Оренбург федераль трассасында күп санлы юл-транспорт һәлакәтләре була, төп сәбәп – машина йөртүчеләрнең һава шартлары начарланган чакта тизлек режимын сакламавы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз