news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан каласы янында “Hyundai Solaris” бер көтү кабан дуңгызын бәрдергән

ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе шул хакта аңлатма бирә

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Казан янында Новониколаевка бистәсе турысында Төньяк әйләнгеч юлда “Hyundai Solaris” автомобиле 9 кабаннан торган көтүне бәрдергән. Әлеге һәлакәт караңгыда юлның яктыртылмаган урынында булган. Дөрес, кинәт кыргый хайваннар трассага чыгу ихтималы турында “Кыргый хайваннар” дигән 1.27 нче юл билгесе куелган булган.

ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе шул хакта аңлатма биреп, табигатькә салынган зыян 135 мең сум тәшкил итүен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100