news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан каласы туристлар арасында популярлык буенча Россия шәһәрләренең өчлегенә, Казан Кремле илнең мәдәни объектларының унлыгына керә

Быел Казанга 1,7 млн. турист килде, ә Универсиада уздырылган елны 1,5 млн. иде, дип канәгатьлек белдерде мэр Илсур Метшин

(Казан, 8 декабрь,“Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Сәяхәтләр турындагы гомуммәгълүм TripAdvisor.ru сайты игълан иткәнчә, Казан каласы Россиядә туристлар арасында популярлык буенча, Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң, - 3 нче урында, Казан Кремле илнең популяр мәдәни объектлары арасында - 7 нче урында, ягъни Топ-10да. Әлеге сайт дөньяның 30 илендә гамәлдә һәм аның файдаланучылары гел арта бара, аерым алганда, - ай саен 60 меңләп арта, шуңа өстәп, теге яки бу шәһәрның кызыклы урыннары, туристлар өчен кызыклы объект, кунакханә, ресторан һ.б. сервислар турында биредә аена 190 меңләп фикер калдырыла.

Бүген бу хакта Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының туризмны үстерү буенча комитеты башлыгы Евгения Лодвигова хәбәр итте. Шул рәвешле, Казанны Россия һәм чит илләр киңлегендә таныту, алга этәрү, туристларны җәлеп итү юнәлешендәге эшчәнлегебез игътибарсыз калмады, яңа җиңүләргә өмет баглыйбыз, диде Е.Лодвигова.

Бу җөмләдә мэр Илсур Метшин, яңа җиңүләр туристлар санында булачак, дип, быел Казанга 1,7 млн. турист килде, ә Универсиада уздырылган елны 1,5 млн. иде, димәк, чыннан да, үсеш бар, дип канәгатьлек белдерде. 2014 ел әле төгәлләнмәгән, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тагын туристлар кабул итәрбез дип ышанам, ә киләсе елга туристлар санын 2,5 млн.-га җиткерү кебек хәттин зур план куйсак әйбәт булыр иде – шуның өчен бөтен нәрсә дә бар, бу юнәлештә без системалы рәвештә эшлибез, диде шәһәр башлыгы. Туристларны Казанга җәлеп итүдә ЮНЕСКО исемлегендәге Казан Кремле белән борынгы Болгар шәһәрлеге дә, шулай ук әлеге исемлеккә керергә омтылган Зөя утрау-шәһәрлеге дә уңай йогынты ясый, дип таный ул. “Безгә бу мәсьәләдә велосипед уйлап табу белән шөгыльләнәсе түгел, ә дөнья мәйданында теге яки бу продуктны таныту-алга этәрүдә тәҗрибәсе булган консультантларга гына мөрәҗәгать итәсе. Барселона, Истанбул кебек гаять танылган шәһәрләрне туристлар саны буенча куып тотарлык буебыз әлегә җитмәсә дә, шундый уңышлы һәм иң көчлеләргә йөз тотарга кирәк, дип юнәлеш бирде мэр Илсур Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot