news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә төп 3 мәсьәлә каралды

Киңәшмә мэр Илсур Метшин рәислегендә узды

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә төп 3 мәсьәлә чыгарылды. Киңәшмәне исә мэр Илсур Метшин уздырды.

Аерым алганда, шәһәр Башкарма комитетының утырышлар залында барган әлеге чарада 2014-2017 елларга Казанның туризм үсеше программасы, “Халык инвентаризациясе” дигән гомумшәһәр акциясенең III этабын уздыру; Татарстан башкаласында Өлкәннәр ункөнлегенә әзерлек һәм аны үткәрү; шулай ук кышка кадәр башкала территорияләрен 8 октябрьдән санитар-экологик чистарту һәм 18е гомумшәһәр өмәсе уздыру мәсьәләләре каралды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100