Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан каласы Думасының XXXVII сессиясе эшен башлады
Депутатлар каралышына төп 11 мәсьәлә тәкъдим ителә
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать 10да шәһәр ратушасында II чакырылыш Казан каласы Думасының XXXVII сессиясе башланады. Казан шәһәре мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендәге сессия эшендә гамәлдәге 45 депутатның 40ы, республика парламенты, министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-хисап палатасы вәкилләре, шәһәр прокуроры һ.б. катнашуын билгеләп үтик.
Әлеге сессиядә депутатлар каралышына Дума президиумы башта төп 7 мәсьәлә тәкъдим итсә, шуңа тагын 4 мәсьәлә өстәлде.
Аерым алгандан, сүз Казан Думасының закон чыгару инициативасы, республика башкаласында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, шәһәр урамнары исемен үзгәртү һәм яңа географик атама бирү турында барачак, Лаеш муниципаль районы инициативасы каралачак. Тагын 5 мәсьәлә Думаның элек кабул иткән карарларына үзгәрешләр кертүгә кайтып кала: быелга һәм планлы 2015–2016 елларга шәһәр бюджетына, 2014-2016 елларда муниципаль милекне приватизацияләү планына (программасына), шәһәрдә уңайлыклар булдыру кагыйдәләренә, Дума регламентына, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турындагы карарга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Соңгы “Төрлесеннән” пунктына исә Казан халкын диспансеризацияләү турындагы мәсьәлә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз