Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан каласы Думасының XXXVII сессиясе була
Дума президиумы каралышка төп 7 мәсьәлә тәкъдим итә.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Казан каласы Думасының XXXVII сессиясе берсекөнгә, 29 октябрьгә, билгеләнгән. Казан ратушасында сәгать 10да башланачак әлеге сессиягә депутатлар каралышына Дума президиумы төп 7 мәсьәлә тәкъдим итә.
Башкала Думасының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлегеннән алынган белешмә буенча, аерым алгандан, сүз Казан Думасының закон чыгару инициативасы, республика башкаласында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, шәһәр урамнары исемен үзгәртү турында барыр дип ниятләнә. Тагын 4 мәсьәлә Думаның элек кабул иткән карарларына үзгәрешләр кертүгә кайтып кала: быелга һәм планлы 2015–2016 елларга шәһәр бюджетына, 2014-2016 елларда муниципаль милекне приватизацияләү планына (программасына), шәһәрдә уңайлыклар булдыру кагыйдәләренә, Дума регламентына үзгәрешләр кертү дә әлеге тәкъдимгә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз