Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан каласы Думасының XXVI сессиясе башланды: каралышка 10 мәсьәлә әзерләнгән
Аның эшендә ТР парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев катнаша
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы Думасының 50 депутатның 46сы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан парламенты депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шәһәр прокуроры вазифасын башкаручы һ.б. рәсми затлар катнашындагы XXVI сессиясе башланды. Бүген Казан ратушасында мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин рәислегендә барачак сессиядә депутатлар каралышына 10 мәсьәлә тәкъдим ителде.
Аларның берсе торак массивларда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләренә, икесе башкалада эчке эшләр органнары эшчәнлеге хисабына, калганнары Дума элек кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертүгә кайтып кала.
Аерым алганда, башта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан каласы буенча идарәсе һәм транспорт полициясенең Казан линиясе идарәсе башлыклары хисап белән депутатлар алдына чыгуы законда каралган булып, Дума рәисе аларны берләштерергә тәкъдим итте һәм Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильниковка йөкләде.
Аннары 2014 елга салымнар турында сүз була, дөрес, монысы җиргә салым ставкаларына кагыла, шулай ук төзелеш белән бәйле булмаган максатларда җир участоклары бирү тәртибе турындагы положениегә, янә муниципаль Уставка, башкалада җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламенты зоналары картасына, шулай ук муниципалитетның бюджет процессы һәм шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе муниципаль казна учреждениесе турындагы элек кабул иткән карарларга, Думаның кайбер аерым карарларына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз