Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан каласы Думасының чираттан тыш 38 нче сессиясе була
Дума президиумы анда төп 4 мәсьәлә генә тәкъдим итә
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрь сәгать иртәнге 9да II чакырылыш Казан каласы Думасының чираттан тыш 38 нче сессиясе була. Шәһәр Башкарма комитетының утырышлар залында үткәреләчәк сессиянең көн тәртибенә Дума президиумы төп 4 кенә мәсьәлә тәкъдим итә. Аерым алганда, 2015 елга салымнар турындагы мәсьәлә депутатлар каралышына тәкъдим ителә. Шулай ук Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы протесты карала, Думаның муниципаль Уставка үзгәрешләр кертү турындагы карары проекты турында да сүз була. Боларга өстәп, шуның кебек аерым карарларга үзгәрешләр кертү күздә тотыла, әмма кайсылары турында икәнен сессия турында хәбәр биргән мэриянең матбугат хезмәте әлегә аныкламый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз