news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан каласы Думасының чираттан тыш 38 нче сессиясе башланды

Аның эшенә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин җитәкчелек итә

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында II чакырылыш Казан каласы Думасының чираттан тыш 38 нче сессиясе үткәрелә. Анда 45 депутатның 41е , республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр прокуратурасы вәкилләре, республика башкаласының районара табигатьне саклау прокуроры һ.б. катнаша һәм сессия эшенә мэр, Дума рәисе Илсур Метшин җитәкчелек итә.

Аерым алганда, бу сессиядә 2015 елга салымнар турындагы мәсьәлә депутатлар каралышына тәкъдим ителә. Шулай ук Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы протесты карала, Думаның муниципаль Уставка үзгәрешләр кертү турындагы карары проекты турында да сүз була. Боларга өстәп, шуның кебек аерым карарларга үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot