Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан каласы бюджетына янә үзгәрешләр кертелде
Бу исә өстәмә керем алуга бәйле
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының бүгенге XXXVII сессиясендә 2014 елга һәм планлы 2015–2016 елларга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бу исә 392 млн. 851,6 мең сумлык өстәмә керем алуга бәйле: шуларның 65 млн. 973,1 мең сумы – җир салымынан җыелган сумма, 326 млн. 878, 5 мең сумы – салым булмаган керемнәрдән.
Аерым алганда, югарыда телгә алган гомуми сумманың 240 млн. 831,2 мең сумы 2013 елдагы Универсиадага әзерлек кысаларында юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарган өчен түләүгә җибәрелә, 86 млн. 47,3 меңе – суд исклары буенча бурычларны каплауга, 65 млн. 973,1 меңе – Эсперанто урамындагы авария хәлендәге 35 нче йорттан (6, 7 нче корпуслар) күчерелгәннәрнең иске йортларыннан артык булган гомуми мәйданнарының бәясен түләүгә.
Җыеп кына әйткәндә, бюджет керемнәре быел 18 млрд. 305 млн. 96,7 мең сум булыр дип фаразлана, чыгымнары 19 млрд. 556 млн. 678,6 мең сум, ягъни керемнәр 392 млн. 851,6 меңгә һәм чыгымнар 406 млн. 585,6 меңгә арта. Бюджет дефициты – да 13 млн. 734 меңгә артып, 1 млрд. 251 млн. 581,9 мең сум тәшкил итә. Бу урында муниципаль бюджетның дефицит чиге күләме 1 млрд. 251 мең 581,9 сум булуын искәртик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз