news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан каласы бюджетына җиргә салымнан ел да 3 млрд. сум тирәсе акча керә

Киләсе ел башынан салым законнарына үзгәрешләр гамәлгә керә

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Җиргә салым Казан бюджетының төп керем чыганакларының берсе санала: аның буенча ел да 3 млрд. сум тирәсе акча җыела - бу исә Татарстан башкаласының салымнан керемнәренең өчтән бере чамасы.

Шул хакта бүген Казан каласы Думасының 38 нче чираттан тыш сессиясендә шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфыйгуллин белешмә бирде. Россия салым законнарына кертелгән үзгәрешләр 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүен искәртте. Аерым алганда, күп фатирлы торак йортның гомуми милке составына кергән җир участоклары салым салу объектларыннан чыгарылган. Шәхси эшмәкәрләр өчен салым базасы һәм салым суммасы, биредә алар түләргә тиешлесе турында сүз бара, салым органнары тарафыннан тәгаенләнә, ә элек алар салымны үзләре исәпли иде.

Физик затлар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр өчен җиргә салым түләүдә бердәм вакыт чиге (срок) билгеләнгән, - салым салу чоры үткәннән соңгы елның 1 октябреннән дә соңга калмастан һәм салым органы җибәргән белешмә нигезендә түлисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot