news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан каласы Башкарма комитеты автомобильчеләрне юл ябылуы турында кисәтә

Анда җылылык үткәргеч торбалары салу белән бәйле эшләр башкарыла

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 гыйнвардан алып 16 февральгә кадәр Казанның Алафузов урамында Краснококшай урамының 81/1 номерлы йорт янындагы участоктан алып хәрәкәт тулысынча ябыла. Әлеге участокта җылылык үткәргеч торбалары салу белән бәйле эшләр башкарыла.

Казан каласы Башкарма комитеты автомобильчеләрне шул хакта кисәтә һәм юлда игътибарлы булуларын, вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорый, дип мөрәҗәгать итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot