news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кафесында атыш оештыручыда полицейскийлар ике граната тапкан

Низаг вакытында ир травматик пистолетын алган һәм берничә тапкыр һавага аткан.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казан кафесында атыш оештыручыда полицейскийлар ике граната тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка хәбәр итүләренчә, әлеге хәл Шамил Усманов урамындагы кафега керү юлында бүген төнге өченче яртыда булган.

Полицейскийларга үзе сөйләвенчә, ир-ат кафеда эчкән һәм урамга тәмәке тартырга чыккан. Аның әйтүенчә, анда аңа егетләр компаниясе бәйләнгән. Низаг вакытында ир травматик пистолетын алган һәм берничә тапкыр һавага аткан.

«Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ир-атның корал йөртергә рөхсәте бар. Анда тагын ике имитацион граната да табылган», - дип сөйләделәр агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

40 яшьлек ир-атның элеккеге полицейский булуы турындагы хәбәрнең дөреслеге расланмаган. Ул Казанның бер хәрби частендә хезмәт иткән хәрби пенсионер.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полицейскийлар бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100