Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кафесында 33 кеше эчәк инфекциясе йоктырган
Эчәк инфекциясе йоктыруның 33 очрагы Казанның Беломорская урамында урнашкан NAN Кебаб кафесы клиентларында ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 22 авыруда сальмонелла тапканнар.
Агентлыкка ведомствода сөйләүләренчә, барлык авыручылар 9-11 сентябрьдә шаурма, ябык пицца, кебаб ашаган. 12 сентябрьдә Роспотребнадзор белгечләре тикшерү уздырды, аның барышында күп санлы хокук бозулар ачыкланды. Алар арасында – санитария-техник һәм гигиена торышы канәгатьләнерлек түгел, продукциягә документлар, кайнар су булмау, савыт-саба юу режимы, срогы чыккан продукция.
«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пациентларны проф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Пациентларга кирәкле барлык медицина ярдәмен күрсәтәләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз