Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кафесында 3 миллион урлаучыны Краснодарда тотканнар
Яңа Савин районында кафеда бер ир-атның сумкасыннан 3 млн сум урлаган булганнар.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Полиция кафеда онытылып калган сумкадан зур суммада акча урлаган 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Узган елның декабрь башында бер ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән һәм Казанның Яңа Савин районында кафеда 3 млн сум акчасын урлаулары турында сөйләгән. Ул сумкасын онытып калдырган булган, бераздан килеп караса, сумкада акча табылмаган.
Полиция Краснодарда яшәүчене тоткарлаган, ул элек тә хөкем ителгән булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең оператив эзләү бүлеге хезмәткәрләре “Ямашев” полиция бүлеге хезмәттәшләре белән бергә шикләнелгән затны тоткарлау өчен Краснодарга командировкага киткән.
Хәзер гаепләнүче Казанга кайтарылган һәм сак астына алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз