news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан көз көне сәяхәтләр өчен Россиянең иң матур шәһәрләре исемлегенә керде

Россиялеләр көзге туристик сәфәрләр өчен илнең иң матур шәһәре дип Петербургны атаганнар.

Казан көз көне сәяхәтләр өчен Россиянең иң матур шәһәрләре исемлегенә керде
архив

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казан көз көне сәяхәтләр өчен туры килә торган Россиянең иң матур 3 шәһәре исемлегенә керде. Бу хакта сораштыру мәгълүматларына сылтама белән «ТурСтат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.

Сораштырылучыларның 8 проценты Татарстан башкаласын Россия шәһәрләреннән көзге айларда иң матуры дип тапкан. Түбән Новгородка да россиялеләр шулкадәр үк үз тавышларын бирде.

Ил шәһәрләре арасында көзге матурлык буенча беренче урынны Санкт-Петербург алган, аның өчен сораштырылучыларның 26 проценты тавыш биргән. Икенче булып Калининград респондентларның 10 процент тавышын алган.

Моннан тыш, россиялеләр көз көне иң матурлар унлыгына илебезнең Мәскәү, Краснодар, Владивосток, Ростов-Дон, Бөек Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрен кертте. Рейтингның икенче унлыгын Иркутск, Сочи, Ялта, Ярославль, Вологда, Кострома, Псков, Севастополь, Сергиев Посад, Рязань һәм Красноярск тәшкил итте.

«Рейтинг, көзге ял көннәрендә нинди шәһәр иң матур һәм кызыклы, темасы нигезендә интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән», – диделәр агентлыкта.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа елда ял итү өчен беренче урынга керүен хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100