news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Фаҗига кичә көндез ремонт эшләре бара торган лаборатория корпусында булган.

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган
mon.tatarstan.ru

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Технология һәм дизайн көллияте укытучысы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, 8 ноябрьдә көллият укытучылары аудиторияләрне карау өчен ремонт бара торган икенче катка менгән. Бер укытучы элеккеге вентиляция шахтасын үзгәртеп ясалачак лаборатория бүлмәсенә кергән. Ул идән булмавын күрмәгән һәм 14 метр биеклектән егылган», – диде Андрей Шептицкий.

Укытучы шунда ук үлгән.

Бу бинада кисәтү билгеләре булмавы билгеле. Тикшерүчеләр һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot