news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан-Ижевски поезды татар халкының күренекле улы исемен йөртәчәк
Презентация декабрь азагына планлаштырылган
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казан белән Ижевскины бәйләүче тизьйөрешле электр поезды тиздән татар халкының күренекле улы Фәрдетдин Сәхәбетдинов исемен йөртәчәк. Яңа исемле поездның презентациясе декабрь азагына планлаштырылган.
Фәрдетдин Сәхәбетдинов тумышы белән Татарстанның Мөслим районы Югары Табын авылыннан. Авыл мәктәбендә аңа 3 кенә ел укырга насыйп була. Сәхәбетдиновлар гаиләсен “кулак” ярлыгы тагып, 1929 елда чит җирләргә сөргенә җибәрәләр. 3 кечкенә балалары булган гаилә зур газаплар күреп Ижевскига барып җитә. Биредә Фәрдетдин мәктәптә укуын дәвам итә. Легендар Чкалов кебек очучы булырга хыялланган малай бер үк вакытта шәһәр аэроклубында шөгыльләнә. Армиядә сафларында хезмәт иткән елларда ул Саратов өлкәсе Балашов шәһәрендә хәрби очучылар әзерләүче махсус мәктәпне тәмамлый.
1943 елның 1 гыйнварыннан очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов хәрби операцияләрдә катнаша башлый. 1943 елның 27 мартында Волхов фронтының 14 нче һава армиясе 703 нче штурм полкы очучысы кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов белән сержант Егор Кретов Ил-2 штурмовигында Ленинград өлкәсе Карбусель авылы белән Малукса бистәсе арасында дошман ныгытмаларын, солдатларын һәм хәрби техниканы юкка чыгарырга дигән әмер ала. Тиешле урынга барып җитү белән, алар фашистларга туплардан һөҗүм ача. Әмма очкыч немец зениткаларыннан килгән ут боҗрасына эләгә. Очучылар янучы самолетны дошманга юнәлтәләр. Фашистлар ныгытмаларына якынлашуга, егетләр тагын ике бомба ташларга өлгерә. Көчле шартлау дулкыны аларны һавага ташлый, ә самолет сазлыкка барып төшә.
2002 елда “Кар десанты” төркеме эзтабарлары Нева ярларында әлеге Ил-2 штурмовигы кабинасында пилот һәм радист мәетләре калдыкларына тап була. Туганнары гозере буенча кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов мәете Ижевскиның татар зиратында әнисе кабере янәшәсендә җирләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2