news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Ижевски электр поездына “Батыр Фәрдетдин” исеме бирелде

Татар халкының батыр улы Фәрдетдин Сәхәбетдинов исемен йөрткән поездның бүген презентациясе узды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилее алдыннан Ватан сугышы каһарманнары исемен мәңгеләштерү буенча тагын бер изге гамәл кылынды. Казан белән Ижевскины бәйләүче тизьйөрешле электр поездына татар халкының батыр улы, ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган Фәрдетдин Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов исеме бирелде. Көн саен Татарстан башкаласыннан 16 сәгать 45 минутта кузгалып китүче Казан-Ижевски электр поезды бүгеннән “Батыр Фәрдетдин” исемен йөртә. Юлга кузгалыр алдыннан Казан вокзалында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, ГТЮ Казан бүлеге җитәкчесе Иван Климец, Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев катнашында поездның презентациясе узды. Тантанада батырның Ижевскида яшәүче сеңлесе Разия Сәхәбетдинова да катнашты.

Фәрдетдин Сәхәбетдинов тумышы белән Татарстанның Мөслим районы Югары Табын авылыннан. Сәхәбетдиновлар гаиләсен “кулак” ярлыгы тагып, 1929 елда чит җирләргә сөргенгә җибәрәләр. 3 кечкенә балалары булган гаилә зур газаплар күреп Ижевскига барып җитә. Биредә Фәрдетдин мәктәптә укуын дәвам итә. Легендар Чкалов кебек очучы булырга хыялланган малай бер үк вакытта шәһәр аэроклубында шөгыльләнә. Армиядә сафларында хезмәт иткән елларда ул Саратов өлкәсе Балашов шәһәрендә хәрби очучылар әзерләүче махсус мәктәпне тәмамлый. 1943 елның 1 гыйнварыннан очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов хәрби операцияләрдә катнаша башлый. 1943 елның 27 мартында Волхов фронтының 14 нче һава армиясе 703 нче штурм полкы очучысы кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов белән сержант Егор Кретов Ил-2 штурмовигында Ленинград өлкәсе Карбусель авылы белән Малукса бистәсе арасында дошман ныгытмаларын, солдатларын һәм хәрби техниканы юкка чыгарырга дигән әмер ала. Тиешле урынга барып җитү белән, алар фашистларга туплардан һөҗүм ача. Әмма очкыч немец зениткаларыннан килгән ут боҗрасына эләгә. Очучылар янучы самолетны дошманга юнәлтәләр. Фашистлар ныгытмаларына якынлашуга, егетләр тагын ике бомба ташларга өлгерә. Көчле шартлау дулкыны аларны һавага ташлый, ә самолет сазлыкка барып төшә. 2002 елда “Кар десанты” төркеме эзтабарлары Нева ярларында әлеге Ил-2 штурмовигы кабинасында пилот һәм радист мәетләре калдыкларына тап була. Туганнары гозере буенча кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов мәете Ижевскиның татар зиратында әнисе кабере янәшәсендә җирләнә.



Казан-Ижевски поездына татарның батыр улы исемен бирү тәкъдимен халык керткән. ТР Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов аның чынга ашуын, Горький тимер юлының Җиңү бәйрәме алдыннан пассажирларга ясаган зур бүләге дип бәяләде. “Казан халкы Ижевскига йөрүче поездга татар герое исемен бирү мөрәҗәгате белән чыккач, Горький тимер юлы җитәкчелеге тарихны өйрәнеп, кичекмәстән бу тәкъдимне күтәреп чыкты. Әлеге тизьйөрешле поездны модернизацияләп, Горький тимер юлы анда пассажирларга сервислы хезмәт күрсәтү, хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга үз өстенә йөкләмә ала”, -ди җитәкче.

Бүген батырның сеңлесе Разия апа Сәхәбетдинова өчен икеләтә шатлыклы көн булды. Ул ТР Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы карары белән, бер ел дәвамында Казан белән Ижевски арасында барлык электричкаларда бушлай йөри алачак.

Поездны презентацияләү алдыннан ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның ГТЮ җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашуы узган иде. Хөкүмәт башлыгы җиткергәнчә, яклар агымдагы бурычлар белән генә чикләнеп калмыйча, хезмәттәшлек стратегиясе,тимер юл транспортын конкурентлы итү юллары, Универсиадага әзерлек мәсьәләләре хакында да фикер алышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100