news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан көтелмәгән сәфәрләр өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны алган

Татарстан башкаласы ТВИЛ сервисы тарафыннан төзелгән көтелмәгән сәяхәтләр өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны алган. Казан бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочидан гына калышкан, Краснодар, Анапа һәм Түбән Новгородны узып киткән. Шәһәрдә ике төн өчен уртача бәя 5285 сум тәшкил итә.

Көтелмәгән сәфәрләр өчен иң популяр шәһәрләр:

• Мәскәү – 11 процент, ике төн өчен уртача бәя – 4566 сум.

• Санкт-Петербург – 8 процент, ике төн өчен - 4266 сум.

• Сочи – 5 процент, өч төн өчен - 3435 сум.

• Казан – ике төн өчен - 5285 сум.

• Краснодар – ике төн өчен - 3550 сум.

• Анапа – ике төн өчен - 3972 сум.

• Геленджик – өч төн өчен - 4389 сум.

• Түбән Новгород – ике төн өчен - 5660 сум.

• Волгоград – ике төн өчен - 4062 сум.

• Ялта – ике төн өчен - 4096 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot